Муниципалитет башлыгы җылыту сезонына әзерлек барышын контрольдә тота.
Быел район бюджетыннан яңа ягу сезонына әзерлек өчен 6 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелде.
Яңа Чишмә ТКХ МУП җитәкчесе Алексей Иванов барлык котельныйларның кыш көне өзлексез эшләве турында сөйләде.
Вячеслав Козлов «Западный» микрорайонының һәм Заводская урамының канализацион суларын биологик чистарту корылмаларына җибәрергә мөмкинлек бирәчәк коллекторны салу эшләренең барышын карады.
«Западный» микрорайонында нефть тармагы хезмәткәрләре өчен йортлар төзелеше актив алып барыла. Инде 2 йортка нигез салынган, якын арада тагын 5 йортка нигез салыначак.