Тикшереп тору чараларын гамәлгә ашыру өлкәсендә Агымдагы елның гыйнвар-июль айларында территориаль орган белгечләре Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча үткәрелгән контроль чаралар барышында шәхси йортлардан спиртлы сыеклык сату фактын ачыкладылар (в. Н.Смирнова). Легаль булмаган әйләнештән 0,5 л спиртлы продукция алынган. РФ Хөкүмәтенең "Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында" 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карары нигезендә профилактик чаралар үткәрелде: хуҗалык итүче субъектлар өчен 3 профилактик визит, 3 консультация, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 25 кисәтү игълан ителде. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында 1 мөрәҗәгать кергән, мәгълүмат расланмаган.
Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе. Чистай территориаль органы 8-(84342)-5-49-85