27 август көнне авылыбызда бик матур “Урам көне” бәйрәме узды. Бәйрәмгә авылдашлар, урамдашлар, туганнар, якташлар килде. Бөтен кунаклар да безнең өчен якын һәм кадерле булды. Килгән кунакларны авылыбыз башлыгы Наилә Минвафа кызы бәйрәм белән котлады.
Бәйрәмебезнең бизәге булып, авылыбызның иң моңлы гаиләсе, Хамис һәм Гөлүсә Мөхәммәдиевлар чыгышы булды. Шулай ук Ләйсән Харрасова һәм "Рәйхан" төркеме кызлары да матур җырлары белән бәйрәмебезгә ямь өстәделәр.
Килгән кунакларыбыз арасыннан Флер Гыйлметдинов белән Зиятдинова Роза апалар да үзләренең матур җырлары белән авылдашларны шатландырдылар.
Җыр-моңга бай авылдашларыбыз әзерләгән очрашуда барлык борчу-мәшәкатьләрне онытып, бергә күңел ачып, яңа җырлар белән танышып, шулай ук элеккеләрен дә искә төшереп, рухи ял алдык.
Самовардан чәйләр эчтек, учакта пешкән беленнәр белән сыйландык.
Килгән кунакларга, чыгыш ясаган урамдашларга, гомумән, бәйрәмне үткәрүдә кемнең көче кергән, барлык авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, очрашулар-күрешүләр насыйп булсын.