«Татар сүзе» нәфис сүзенең V Халыкара телевизион конкурсы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия ярдәмендә «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

2024 елның 26 июле, җомга

Конкурсның максаты-туган телне, әдәби мирасны пропагандалау, үстерү һәм саклау, классикларның әсәрләрен популярлаштыру, милли әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту. Бу чара Татарстан Республикасында, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларда нәфис сүз аша туган телгә кызыксыну уятуда; башкару осталыгын камилләштерү өчен шартлар тудыруда, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итүдә, телевизион кадрлар әзерләүдә зур әһәмияткә ия. Узган ел конкурс дөньяның төрле почмакларында яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты һәм 3000 гариза җыйды. Гаризалар бөтен Россиядән: Башкортостан, Мәскәү, Дагыстан, Марий Эл, Әстерхан, Самара, Саратов, Ульяновск, Киров, Новосибирск, Оренбург, Пермь, Пенза, Свердловск, Төмән өлкәләреннән, Ханты-Мансийск, Удмурт, Чуваш республикаларыннан, шулай ук Үзбәкстан һәм Швейцариядән кабул ителде. Быел «ТАТАР СҮЗЕ " берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәрге, 8 яшьтән 13 яшькә кадәрге, 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге, 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар. Шулай ук профессионаллар һәм иҗади гаиләләр катнаша ала. Чыгышлар өч номинациядә бәяләнәчәк: проза, шигърият һәм махсус номинация. "Туган тел «махсус номинациясендә чуаш, мари, мордва һәм удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала. Катнашучылар классик һәм хәзерге язучыларның әсәрләрен яки катнашучының үз телендә язган шигъри әсәрен сәнгатьле итеп укырга тиеш. Мөмкинлекне кулдан упкындырмагыз! Туры килгән номинацияне сайлагыз һәм үз чыгышыгызны камерага язып куегыз, анкета белән бергә рәсми почтага җибәрегез tatarsuze2025@yandex.ru шулай ук сылтама буенча онлайн заявка тутыру мөмкинлеге дә бар. https://forms.yandex.ru/cloud/664b55d090fa7bbc44556839/. Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак сайтларда shayantv.ru, tnv.ru.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International