Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү хезмәт күрсәтүне оештыру турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы; хезмәтләр күрсәтү шартларының уңайлылыгы һәм аларны алу мөмкинлеге; хезмәт күрсәтүне көтү вакыты; оешмаларның яхшылыгы, әдәплелеге, хезмәткәрләре компетентлыгы; тулаем алганда хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгать булу кебек гомуми критерийлар буенча хезмәтләр күрсәтү шартларын бәяләүне күздә тота
. 2021-2023 елларда хезмәтләрнең сыйфатын 100% колачлы бәйсез бәяләү үткәрелде. Анда 4 мәдәният учреждениесе һәм 40 мәгариф оешмасы катнашты.
Иҗтимагый Совет карары буенча, хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәйсез бәяләү буенча, 2024 елда районның 20 мәгариф учреждениесе өчен бәйсез бәя бирү турында карар кабул ителде.