Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге республика халкын мошенниклардан кисәтә!
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге гражданнарны телефон аша алдау очракларының артуы турында кисәтә. Социаль фонд бүлегенә гражданнар билгесез затларның үзләрен фонд хезмәткәрләре итеп таныштырулары, пенсия билгеләү өчен хезмәт стажы җитәрлек түгел дип белдереп, өстәмә мәгълүматлар таләп итүләре хакында хәбәр итәләр. Мәгълүматларны раслау өчен, алар Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язылырга тәкъдим итә, аннары SMS-хәбәр буенча килгән кодны соратып алалар.