22 мартта Казан шәһәрендә татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган Республика фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау этабы узды. Конференция драматургның мирасын өйрәнү һәм иҗатын популярлаштыру, сәләтле һәм талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларны тикшеренү һәм иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, укучыларны милли мәдәниятнең рухи кыйммәтләренә һәм традицияләренә җәлеп итү максатларында үткәрелә.
Конференциядә Зирекле лицееннан 9 сыйныф укучысы Габетдинова Сәрия һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Фәния Ривгат кызы катнашты. Соңгы этапка узган 120 катнашучы арасында Фания Ривгатовна 1 урынны , Сәрия 2 урынны яулады. Котлыйбыз! Молодцы!