Россия Федерациясе Президентын өч көнлек сайлаулар тәмамланды. Яңа Чишмә районы территориясендә сайлаучылар килүе 96,13% тәшкил итте. Тавышлар түбәндәгечә бүленгән: В.В. Путин өчен сайлаучыларның 93,91% тавыш биргән, В.А. Даванков өчен, сайлаучыларның -1,54% тавыш биргән, Л. Э. Слуцкий өчен сайлаучыларның 1,53% тавыш биргән һәм Н. М. Харитонов өчен сайлаучыларның 1,98% тавыш биргән. Сайлау участокларына килгән һәм Россиянең киләчәге өчен тавыш биргән барлык сайлаучыларга рәхмәт.