13 мартта Лениногорск шәһәрендә укытучылар өчен функциональ грамоталылык буенча ачык зона команда олимпиадасы узды. Олимпиадада Яңа Чишмә урта мәктәбе укытучылары катнашты. Укытучылар командасы функциональ грамоталылыкны формалаштыруның методологик нигезләрен белүдә ярыштылар, биремнәр эшләделәр. «Бердәм текст көне» акциясе кысаларында фәннәр буенча биремнәр төзеделәр, функциональ грамоталылык буенча атналыкларның проектларын эшләделәр һәм тәкъдим иттеләр.
Укытучыларыбызны призлы урын яулаулары белән котлыйбыз!