«Торак-коммуналь хуҗалык бер тапкыр басуга» проекты - өлкән яшьтәге кешеләр һәм күрү сәләте чикләнгән кешеләр өчен махсус укыту сайты (https://xn--f1aefabe2e.xn--p1ai/), анда сыйфатлы һәм куркынычсыз торак-коммуналь хезмәтләр (алга таба - ТКХ) алу өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү буенча инструкцияләр уңайлы форматта урнаштырылды.
Сайтның гади һәм аңлаешлы интерфейсы, шулай ук зурайтылган шрифты һәм төсле куелышы аркасында сайтны өлкән яшьтәге кешеләргә һәм күрү сәләте чикләнгән кешеләргә куллану җиңел булачак. Сайтка ТКХ буенча барлык мәгълүмати ресурслар интеграцияләнгән һәм, тарифны формалаштырудан алып, тәкъдимнәрне дистанцион рәвештә үзидарә итү оешмасына яки хакимият органына җибәрүгә, исәп приборлары күрсәтмәләрен бирүгә, онлайн тавыш бирүдә катнашуга кадәрбарысы да ачык, аңлаешлы телдә җиткерелә.
Сайтның блоклы структурасы ТКХ буенча актуаль мәгълүматны да, идарәче оешмаларга, күзәтчелек органнарына һәм ресурс оешмаларына мөрәҗәгатьләр бирү, торак-коммуналь хуҗалыкка сыйфатсыз хезмәт күрсәтү турындагы актларның формаларын да урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге проект, адымлап инструкцияне үтәгәндә, бер сайттан ТР торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенең теләсә кайсы интернет-ресурсына керергә мөмкинлек бирәчәк.
«Торак-коммуналь хуҗалык бер тапкыр басуга» - Татарстан Республикасында күрү сәләте чикләнгән кешеләр өчен ТКХ мәсьәләләре буенча беренче Интернет-ресурс. Республикада әлеге проектның аналоглары юк, бу аның актуальлеген һәм кирәклеген тагын да арттыра.
Әлеге проектның әһәмиятле булуы белән бәйле рәвештә, сездән «Торак-коммуналь хуҗалык бер тапкыр басуга» проекты эшенә ярдәм итүегезне һәм проект турында рәсми сайтларда мәгълүмат урнаштыруыгызны сорыйм .https://xn--f1aefabe2e.xn--p1ai/