“Ягез әле, кызлар!”

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалында “Ягез әле, кызлар!” дип аталган кичә узды.  Чарага озак еллар колхозда эшләгән хисапчылар һәм икътисадчылар, кассирлар һәм агрономнар чакырылган иде.

Кичә бәйрәм котлавы һәм узган еллар турындагы истәлекләр белән башланып китте. Аннары барлык кунаклар да бик актив уеннарда катнаштылар, биремнәрне төгәл үтәделәр: кызыклы сорауларга һәм табышмакларга җаваплар таптылар, башланган мәкальләрне тәмамладылар, акча саный-саный, сорауларга җавап бирделәр, һәм чут ярдәмендә мисаллар чиштеләр. Вакыт сизелмичә дә узып китте. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International