Утырыш башында Башлыкның коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева контроль йөкләмәләрнең үтәлеше турында хәбәр итте
Утырышта 2023 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендә Эчке эшләр органнары, прокуратура һәм Яңа Чишмә районы Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында докладлар тыңланды.
Узган ел коррупция юнәлешендәге 3 җинаять эше кузгатылган – бу ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә тырышу, ришвәт бирү һәм ришвәт бирүдә ярдәм итү. 2 кеше гаепле дип таныла һәм җинаять җаваплылыгына тартыла һәм штраф билгеләнә.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә районның контроль-хисап палатасы тарафыннан ачыкланган бозуларны һәм кимчелекләрне бетерү буенча 15 млн. сумлык чаралар күрелде, шул исәптән бюджетка 829,0 мең сум кайтарылды.
2023 елда район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнарның 34 бозылуы ачыкланган, алар буенча закон бозуларны бетерү турында 4 күрсәтмә кертелгән, аларны карау буенча 32 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, шуларның 3се авыл җирлекләре башлыклары.
Муниципалитет башлыгы контроль-күзәтчелек органнарына финанс-бюджет эшчәнлеген тикшерү барышында бюджет учреждениеләре җитәкчеләре тарафыннан товарлар һәм хезмәтләр китерүгә килешүләр төзегәндә затларның аффилирлануына аерым игътибар бирергә кушты.
Район прокуроры Руслан Гыйззәтов һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Дамир Сабирҗанов мәнфәгатьләр конфликтын җайга салмаган өчен ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителү куркынычы янавын искәрттеләр.
Шулай ук комиссия утырышында 2024 елга эш планы расланды.