Бүген, 6 мартта, Зирекле авылы мәдәнияты йортында укучылар өчен Түбән Кама дәүләт драма театры артистлары Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Кызлар кызык итәләр” спектаклен сәхнәләштерделәр. Спектакльнең җырлар белән үрелеп барылуы, артистларның бик оста , килешле уйнавы, геройлар кичергән кызыклы мизгелләр спектакльне тагын да җанландырып җибәрде. Артистлар, чыннан да, бик талантлы булып чыкты, бөтен күңелләрен биреп уйнадылар,
Комедия бик күңелле утте. 190 укучы тамашаны “Пушкин картасы” буенча карады.