Тарихи турнир.

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

2024 нче елның 1 нче мартында Кызыл Октябрь төп гомуми белем мәктәбендә Бөек Ватан сугышының 79 еллыгына һәм ТАССР төзелүгә 104 ел булуга багышланган V район күләм тарихи турнир узды. 9 команда тарих буенча белемнәрен сынады. Турнирның җиңүчесе булып Утяшкино урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы (команда капитаны Шамиев Радик) танылды. Икенче урынны Ленин урта гомуми белем бирү мәктәбе  командасы алды. Өченче урынны Зирекле лицее командасы яулады. Капитаннар конкурсында Черемухово урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Корнева Ксения иң яхшысы дип табылды.

Шунысы куандыра, укучыларның  тарих буенча алган белемнәре елдан ел яхшыра."Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк" дигән М.Ломоносов. Без үз тарихыбызны беләбез һәм аны бозарга рөхсәт итмибез, турнирда моны укучылар үзләренең ныклы белемнәре белән исбатладылар.

Чараны лаеклы дәрәҗәдә оештырганнары һәм укучыларны турнирга әзерләгәннәре өчен Кызыл Октябрь коллективына, педагогларга  зур рәхмәтебезне житкерәбез. Бергә һәм бер юнәлештә генә-без көчле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International