Яшь гаилә Министрлыктан 1 172 505,60 сум акча алган

2024 елның 2 марты, шимбә

 

 

Саттаровлар гаиләсе 2013 елның 26 октябрендә барлыкка килгән.

 

Гаилә башлыгы - Саттаров Ленар Илдус улы Пивоваренный Завод Белый Кремль ҖЧҖдә 2018 елдан сату бүлеге супервайзер вазифасында эшли.

 

Саттаровның хатыны Эльвира Николаевна Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетында 2022 елдан бирле эшли.

 

Гаиләдә 2 бала тәрбияләнә. Өлкән уллары Әмир өченче сыйныфта Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасында белем ала.

 

Кече кызлары Самина Ландыш балалар бакчасына йөри.

 

Саттаровларның яшь гаиләсе 2021 елда “Яңа Чишмә районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәпкә баскан.

 

2023 елның декабрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан яшь гаиләләр исемлеге расланды, шул исәптән Саттаровлар гаиләсе дә.

Бүген бәйрәм шартларында аларга торак шартларын яхшырту өчен 1 172 505,60 күләмендә субсидия алуга таныклык тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International