21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
Бүген “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалында Шахмай урта мәктәбенең 7 һәм 8 нче сыйныф укучылары катнашында «Тел бәйгесе» дигән викторина узды. Уен барышында түбәндәге ярышлар оештырылды: “Кем күбрәк белә?” уены, “Тел чарлау” уены, “Әкиятләр илендә”, “Табышмак әйтәм – җавап тап”, “Татар телем – туган телем”. Ярыш күтәренке рухта узды, барлык укучылар да актив җавап бирделәр, үзләренең туган телне тирәнтен белү осталыкларын күрсәттеләр.