“23 нче февральгә открытка” мастер-класс

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

23 февраль көнне, без традицион рәвештә, Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәбез, календарьдагы иң мөһим, иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе булып тора ул. Йөз еллык тарихы булган бу бәйрәм безнең тормышыбызга ватанпәрвәрлек, батырлыкның гәүдәләнеше буларак ныклап кереп калды. Россиядә Ватанны саклаучылар көне хәрби дан көне, Ватанны саклауда катнашкан ир-атлар һәм хатын-кызлар бәйрәме дип санала.

Шушы бәйрәм уңаеннан, “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалы җитәкчесе Шахмай урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен открытка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Балаңнан үз куллары белән ясалган бүләкне кабул итеп алу – күңелгә җан рәхәте бирә ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International