20 февральдә Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Исхакова Л.К., халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Р.Г. Хөснуллина Шахмай авыл җирлегенә барды.
Сәфәрнең максаты - эшләмәүче халык белән очрашу, хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә мәгълүмат бирү, эш эзләүдә ярдәм итү, Татарстан Республикасында милли проектларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат җиткерү.
Социаль контракт төзегәндә дәүләт ярдәме чараларына, эшкә урнаштыру чараларына, үзмәшгульлек программасына кагылышлы мәсьәләләр буенча консультация бирелде.