Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау.
“Армия” сүзе латинчадан “коралладырылган” диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле. Әлеге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана.
Бүген “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалында Шахмай авылы мәдәният йорты белән берлектә, “Безнең авыл егетләре” дип исемләнгән чара узды. Очрашуга авылыбыз яшьләре һәм Шахмай урта мәктәбе укучылары килгән иде. Алар үзара төрле өлкәдә көч сынаштылар: армиягә кагылышлы сораулар, мәкальне дәвам итеп бетерү, дөге бөртегеннән “Ватан” сүзен язу, һәм башка күп төрле кызыклы биремнәр. Ярыш вакытында һәрберсе тырышлыгын, белемен, батырлыгын намус белән күрсәтте.