15 февраль - татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.
Бу көнне мәктәпләрдә туган тел укытучылары , китапханәчеләр шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгына багышланган бик куп әдәби чаралар уткәрделәр: “Җәлил китаплары батырлыкка өнди” – виртуаль экскурсия, “Моабитны күрдем төшемдә” исемле әңгәмә, “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь” күргәзмәләр, “Муса Җәлил-безнең горурлыгыбыз” дип аталган ачык дәрес, викторина, КВН, әдәби кичәләр. Укучылар герой-шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен, җырларын аудиоязмадан тыңладылар, герой-шагыйрьгә багышланган видеофильм карадылар, үзләре дә каһарман шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләдәләр.
Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек.