“Сәмум” корабында хезмәт итүчеләр белән очрашу
Ел саен 19 мартта Россиядә Су асты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1996 елда Россия Хәрби Диңгез Флотының (ВМФ) Баш комитеты тарафыннан билгеләнә. 1906 елда император Николай II боерыгы буенча хәрби флот көймәләре классификациясенә корабларның яңа төре - су асты көймәләре кертелә. Шул ук боерык нигезендә Россия флоты составына 10 су асты көймәсе кертелә. Аларның беренчесе - "Дельфин" - 1904 елда Балтыйк заводында төзелә.
Шушы бәйрәм уңаеннан “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалында “Сәмум” корабында хезмәт итүче диңгезче егетебез Илалов Ислам белән Шахмай урта мәктәбенең 11,9 сыйныф укучылары арасында очрашу булып узды. Кичәдә шулай ук Нуруллина Гөлнур апа да катнашты. Аның улы, Нуруллин Райнур (“Сәмум” корабында), Ватан алдында изге бурычын үтәп, диңгез флотында уңышлы хезмәт итеп, исән-сау туган ягына әйләнеп кайтты, ләкин рәхимсез үлем аны вакытсыз безнең арадан алып китте.
Кичә диңгезче егетебезнең чыгышы белән башланып китте. Ул укучыларга үзенең хезмәт еллары, солдат тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләде, беренче тапкыр диңгезне күргәндәге уй-кичерешләре белән уртаклашты. Армиягә барачак егетләребезгә теләкләрен дә җиткерде.
Очрашуны дәвам итеп, сүз Гөлнур апага бирелде. Ул улының кайда, ничек хезмәт итүе турында сөйләде, хезмәт иткәндә төшкән фоографияләрне дә күрсәтте.
Укучыларны да, солдат егетебезне дә тикшереп, викторина сораулары яңгырады. “Туган ил, Ватан” турында мәкальләрне дә белделәр, “корал”, “хәрби техникалар”, “тарих һәм әдәбият” темасына кагылышлы биремнәрне дә бик төгәл үтәделәр.
Очрашу бик җанлы, мәгънәле булды, чөнки яшь буынны патриотик тәрбияләү бүгенге көннең иң мөһим проблемаларының берсе булып тора.