2023 елда Сталинград сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Бу вакыйга кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта чаралар планлаштырылган. 20 гыйнварда социаль эш буенча белгеч Мостафина Гүзәлия Сталинград янында немец - фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган «Сталинград сугышын искә төшереп» дип аталган хәтер дәресе үткәрде. Аннары социаль хезмәт алучылар игътибарына "Африка"фильмы тәкъдим ителде. Филҗмны тамашачылар зур кызыксыну белән, бер сулышта карадылар. Яшәүчеләр Бөек Ватан сугышының иң зурсын, фашизмга каршы көрәштә совет халкының ныклыгы һәм батырлыгы турында искә төшерделәр.