Хөрмәтле Яңа Чишмә районы прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Прокуратура-илнең хокук саклау системасының мөһим звеносы. Гражданнарның социаль хокукларын һәм икътисадый ирекләрен, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле. Сез тормышның барлык өлкәләрендә дә законнарның үтәлешенә күзәтчелек итәсез, хокук саклау органнары эшен координациялисез, хокук тәртибен ныгытасыз һәм җинаятьчелекне профилактикалыйсыз, район халкының хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрәсез.
Бүген прокуратура органнарында законны яклаучыларның һөнәри бурычларын лаеклы үтәүче югары квалификацияле юристлар хезмәт итә, алар өчен намус, гаделлек, принципиальлек һәм шәхси батырлык тормышның төп җайланмалары булган һәм булып кала.
Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш керткән, тупланган тәҗрибәне яшь буынга тапшырган ветераннарга рәхмәтемне белдерәм.
Сезнең белемнәрегез, һөнәри сыйфатларыгыз киләчәктә дә Россия дәүләтчелеген ныгытуга, хокук һәм законлылыкны тәэмин итүгә ярдәм итәр дип ышанам.
Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, Ватанга хезмәт итүдә яңа уңышлар телим!
Яңа Чишмә муниципаль районы Башлыгы В. М. Козлов