Район башлыгы Вячеслав Козлов районда ишегалларын төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде.

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Вячеслав Козлов районда ишегалларын төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде.
Быел «безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 8 күп фатирлы йортта яшәүчеләр яңартылган йорт яны территорияләрен алачак.
Майская урамында ремонт эшләре тәмамлану алдында тора. Биредә йорт яны территориясен асфальтладылар, тротуар төзекләндерелде, балалар уен мәйданчыгы өчен территория әзерләделәр, контейнер мәйданчыгы төзекләндерелде.
Шулай ук районның тагын 3 ишегалдында эшләр бара - бу Яңа Чишмә авылы һәм Екатерина Бистәсе авылы.
Район башлыгы подрядчы оешма җитәкчелегенең игътибарын ремонт эшләре вакытына юнәлтте.
"Сыйфат буенча безнең таләпләрне исәпкә алып, активрак эшләргә кирәк, сез аларны беләсез. Барлык җитешсезлекләрне дә яңадан эшләргә мәҗбүр итәрбез."- дип ассызыклады Вячеслав Козлов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International