30 апрельдә көн саен кирәк булган ашыгыч ярдәм хезмәтләренең берсе — янгын сагы үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Дата очраклы гына сайланмаган: XVII гасырда, 1649 елның 30 апрелендә, патша Алексей Михайлович «Шәһәр тәртибе турында Әмер»гә кул куя. Бу документ профессиональ янгын сагы хезмәтенә нигез сала, даими дежурлык кертә һәм янгын сүндерүнең катгый тәртибен билгели.
Бу көнне Яңа Чишмә районында тантаналы чара узды. Муниципаль район башлыгы Егор Александрович Тарнавский 124 нче янгын-коткару частеның шәхси составын котлады. Ул хезмәткәрләргә авыр эшләре һәм район куркынычсызлыгын тәэмин итүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Хезмәти бурычларын намуслы үтәгән өчен шәхси составка район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе һәм 124 нче янгын-коткару часты начальнигы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.