Белем бирү оешмалары укучылары өчен туган тел буенча «Мәдәният калейдоскобы : чит ил студентларының туган телләр буенча мастер-класслары» республика фестивале «Казан (Идел буе) федераль университеты”ның Филология һәм культуаара коммуникацияләр Институтының чит ил студентлары һәм укытучылары катнашында Байлар Сабасында булып узды. Фестивальдә чит телләр буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль, республика, региональ һәм йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призерлар арасыннан 4-11 сыйныф укучылары катнашты, шулай ук 10 илдән килгән студентлар катнашты. Чакыруны безнең районнан «Яңа Чишмә гимназиясе»нең 8 нче сыйныф укучылары Кажаева Полина, Кардапольцев Александр һәм 9 нчы сыйныф укучысы Рөстәмова Оксана алды.