Петровичева Анна Әдәм кызы 1927 елның 15 маенда Яңа Чишмә авылында туа.
Сугыш башланганда аңа нибары 14 яшь кенә була. Сугыш елары аның күңелендә мәңгелек хатирә булып калды. Аларга, сугыш балаларына, олылар белән беррәттән эшләргә туры килде. Колхозның бөтен авыр эше балалар, хатын-кызлар һәм олылар җилкәсенә төште. Алар ипи басуларында арыш җыйганнар, көлтәләр бәйләгәннәр, үгезләр җигеп җирне сөргәннәр, колхоз терлеге өчен үлән чапканнар. Шулай ук атларда салам, печән ташыганнар, атлар егылган вакытта, кызлар, үзләре дә елап, авылга ярдәм артыннан чапканнар. Сугыш эшне ир-ат һәм хатын-кызныкына бүлмәгән, барысына да авырлык эләккән.
Сугыштан соң, Анна Әдәм кызы, озак еллар буе колхозда эшләп, колхоз терлеген караган.
Сугыш вакытында батыр һәм авыр эшләгән еллар өчен ул “тыл хезмәткәре” медалена ия була, ә колхозда озак еллар буена намуслы хезмәт өчен аңа “Хезмәт ветераны” исеме бирелә.