Семинар учителей начальных классов в новом формате.

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

2020 елның 24 ноябрендә ZOOM режимында башлангыч сыйныф укытучыларының «Башлангыч сыйныфларда ИКТ - технологияләрне куллану – белем бирүнең сыйфатын күтәрүнең бер шарты " дигән муниципаль семинары үткәрелде. Семинар эшендә районның башлангыч сыйныф укытучылары һәм мәгариф бүлеге методисты Л.Р. Төхфәтуллина катнашты. Семинарда Яңа Чишмә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Козлова О.В. («Яндекс дәреслек» белем бирү платформасыннан файдалану»), Шолгина Н.В. («Дәрес өчен менталь карта булдыру»)   чыгыш ясадылар. Дәресне «Якласс» платформасы ярдәмендә үткәрүне  видеодәрестә   һәм мастер-класста Л. Н.Суворова күрсәтте. Мондый форматтагы семинарда катнашучылар башлангыч мәктәптә белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен ИКТ-технологияләрне куллану буенча бик күп яңа мәгълүмат алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International