Әдәби марафон " конкурсы"

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

20 ноябрьдә Казанда "Пирамида" күңел ачу комплексында дөньякүләм “Әдәби марафон“  (#әдәбимарафон) бәйгесенә нәтиҗәләр ясау тантанасы булып узды.  Бәйгенең  максаты - яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Бәйге  кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.  Бәйгенең ешлыгы - квартал саен. Алдагы бәйгеләрдә Шахмай, Тубылгытау укучылары һәм укытучылары актив катнашкан булсалар, бусында Яңа Чишмә гимназиясе активрак булып чыкты.  2 укучы:  Харисов Раил һәм Шәвәлиева Зөлфия, 2 укытучы: Миләүшә Шакирҗанова һәм Айсылу Әхмәтшина чакыру алып, тантанада катнаштылар,  Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты  дипломнары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International