3 ноябрьдә "Яшь педагог - 2020" конкурсының финалы булды. Конкурста районның 6 яшь педагогы катнашты, алар арасында тәрбиячеләр, педагог-оештыручылар һәм укытучылар да бар иде. Конкурс барышында конкурста катнашучыларга бик күп сынаулар узарга туры килде: сайт ясау һәм социаль ролик булдыру, шулай ук таныш булмаган сыйныфта ачык дәрес үткәрү. Ә бүген бу сынауларның барысын да "бишле" гә узганнар мастер-класслар күрсәтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. "Кеше тәрбияләү" номинациясендә җиңүче булып, Ленино урта мәктәбе педагог-оештыручысы Исмәгыйлева Алия Рөстәм кызы, "Тәрбияче" номинациясендә Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы тәрбиячесе Хисматуллина Альбина Айрат кызы, "Перспективалы укытучы" номинациясендә "Чуаш Чабаксары төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җамалиев Сирин Нургали улы танылды. "Яшь педагог-2020" бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып Яңа Чишмә урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Мишагина Анастасия Александровна танылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм яңа казанышлар телибез.