Татарстанда 2021 елга республика министрлыкларының, шул исәптән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының халык алдында куелган максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча онлайн-тавыш бирү башлана.
Сайлау өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында авторизацияләнергә, «халык сораштырулары» сервисына күчәргә һәм тавыш бирүне узарга кирәк. Татарстанлылар министрлык экспертлары формалаштырган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантын да тәкъдим итә алалар.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында Формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проекты Татарстанда 2018 елдан бирле тормышка ашырыла.
2020 елга министрлыкның өстенлекле максатларын һәм бурычларын сайлауда барлыгы 6 269 кеше катнашты (2018 елда – 4 183 кеше).