2020 елның 3-8 ноябрендә "Зур этнографик диктант"халыкара агарту акциясе узачак. Быел диктант онлайн-форматта узачак.
Акциянең һәр катнашучысы Россиядә яшәүче халыклар турында үз белемнәрен бәяләргә һәм арттырырга мөмкинлек алачак. Диктантта теләгән һәркем катнаша ала.
Акциядә катнашу өчен, 2020 елның 3-8 ноябрендә Зур этнографик диктант сайтына керергә, "катнашырга" сылтамасы буенча узарга һәм тест биремнәрен үтәргә кирәк.
Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы-100.
Диктант узу вакыты – 45 минут.
Катнашучы сертификаты, нәтиҗәләр күрсәтеп, диктантны электрон рәвештә узуга ук формалаштырыла.
Быел катнашучыларның шунда ук дөрес җавап алу һәм чыганакларга сылтама белән тарихи белешмә алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
2020 елда Зур этнографик диктант бишенче тапкыр үткәрелә. Бу акциядә барлыгы 46 илдән 1 200 000 тирәсе кеше катнашты.
"Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин: www.miretno.ru к
Теркәлү һәм катнашыгыз!