Хөрмәтле суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2020 елның 1 ноябре, якшәмбе
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
 
Бу-судлар эшчәнлегенең законнар белән билгеләнгән тәртибен тәэмин итү һәм суд актларын үтәү бурычларын үтәүче барлык кешеләрнең бәйрәме. 
 
 Башкарма хакимият органнары системасында сезнең хезмәтнең роле елдан-ел арта һәм ныгый бара. Суд приставларының хезмәте бик мөһим һәм кирәкле. Сезнең һөнәр аерым түземлек, пөхтәлек, сабырлык, принципиальлек, кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт таләп итә.
 
Мин район суд приставлары бүлеге хезмәткәрләренең суд органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга, суд абруен күтәрүгә, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерәм.
 
Төгәл һәм җайга салынган эш, хезмәткә намуслы караш өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Авыр җаваплы эшегездә алга таба уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм яңа казанышлар телим, сезнең һөнәри үсешкә омтылуыгыз беркайчан да сүнмәсен.
 
Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы 
Вячеслав Козлов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International