Авылны шәһәргә алыштырып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз бизнесын ачкан

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Без атна саен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшен ачып, аягында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр, гаилә фермалары һәм яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе - Яңа Чишмә районыннан Самат Вәлиуллин.

2018 елда ул «Яшь фермер» программасы буенча 3 млн.сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ала.

"2018 елга кадәр Мин Түбән Камада яшәдем һәм эшләдем, еш кына әти-әни янына авылга кайта идем. Ул вакытта минем хатынымның әтисе фермерлык белән шөгыльләнә иде, мин аңа да булыша идем һәм тора-бара үзем дә кызыксына башладым. Хатыным белән икәү бизнес-проект төзедек, шулай грант та оттык», - дип, искә ала фермер.

Башта фермерларга бик җиңел булмый, әлбәттә. Әмма туганнары ярдәме белән һәм максатка омтылыш аркасында эшләр җайланып китә.

“35 гектарда күпьеллык үләннәр үстерәбез. Авылдашлардан пай җирләре сатып алдык, ферма төзедек, симменталь токымлы эре мөгезле яшь терлекләр, МТЗ-82, КамАЗ тракторы, асылмалы җайланма(чапкыч, әйләндерү, пресслау-җыю җайланмалары), шулай ук тегермән һәм зур суыткыч сатып алдык”, - дип сөйли Самат Вәлиуллин.

Ферма әйбәт киртә белән әйләндереп алынган. Территориядә шулай ук җәйге абзарлар, склад бинасы һәм терлекчеләр өчен йорт төзелгән. Бу ел башыннан фермерлар тулы җитештерү куәтенә эшли башладылар. Бүген хуҗалыкта 50 баштан артык эре мөгезле терлек бар. Шушы көннәрдә тагын бер партия бозау кайтарылган, алар бинада торалар. Печән җитәрлек әзерләнгән, ә бөртекле фуражны җирле фермерлардан сатып алалар.

Фермада тракторчы һәм ике терлекче эшли. Тракторны, кирәк чакта, Самат үзе дә йөртә. Хуҗалыкны алып барырга гаиләсе дә – олы улы һәм хатыны булышалар.

“Мин шәһәрне авылга алыштыруыма үкенмим. Чөнки авылда туып үстем бит, авыл хезмәтен беләм. Мин республика һәм район җитәкчелегенә яшь фермерларга ярдәм итүләре өчен рәхмәтле. Үз эшеңне башларга куркырга кирәкми, теләк һәм тырышлык булса, максатка ирешеп була. Авыл җирендә яхшы яшәргә дә, акча эшләргә дә мөмкин”, - ди Самат Вәлиуллин.

Киләчәктә фермер симертү өчен эре мөгезле терлекләрне арттырырга һәм нәселле таналар үрчетеп сатуны киңәйтергә уйлый. Шулай ук аның планында - бөртекле культуралар үстерү.

Әгәр сездә мондый сораулар туса:Авылда ничек уңышлы бизнес корырга? Нинди юнәлеш сайларга? Нәрсәдән башларга? Дәүләттән нинди ярдәм һәм субсидияләр алырга мөмкин? Боларның барысы турында да аграрийлар өчен онлайн мәктәптә белергә мөмкин, дип исегезгә төшерә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International