«Физик затларга гына түгел, юридик затларга да «битлек» режимын үтәмәү буенча җәза чараларын күрергә кирәк. Бөтен җаваплылык белән каравыгызны сорыйм. Район гражданнары ягыннан да, эшмәкәрләр ягыннан да барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәү зарур. Әгәр үтәмәсәләр, җәза бирергә кирәк, хәтта эшчәнлеген туктатканчы. »- дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов.

29 октябрь 2020 ел., пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә районында эпидемиологик хәл турында бүген район башлыгы Вячеслав Козлов рәислегендә узган финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча киңәшмәдә сөйләштеләр.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас,Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлфирә Мостафина хәбәр иткәнчә, пандемия вакытында Яңа Чишмә районында яңа короновирус инфекциясе белән авыруның 27 очрагы теркәлгән. Агымдагы елның 9 аенда хастаханәдән тыш пневмония белән авыруның 239 очрагы теркәлгән, бу 2019 елдан 6 тапкыр күбрәк.
Биредә шулай ук социаль челтәрләрдә хакимият органнары эше һәм социаль челтәрләр аша халык күтәргән проблемалар турында фикер алыштылар. Район башлыгы Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә төрле дәрәҗәдәге чиновник халык белән, аларга уңайлы элемтә каналлары аша, ә нәкъ менә социаль челтәрләр аша аралашырга тиеш.
Район бюджеты үтәлеше һәм 2020 елның 9 аенда салым түләүләре керүе турында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Тухтаманова сөйләде.
Петропавловка авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Никитин хезмәт ресурслары балансы турындагы анализ белән чыгыш ясады. 739 кешенең 279ы-эшкә яраклы, алар төрле өлкәләрдә эшли.
Ленин мәктәбе эше турында мәктәп директоры Владимир Васеев хисап тотты. Мәктәптә 21 укытучы укыта. 2020 елга мәктәп бюджеты 13 млн. сум тәшкил итә, шуларның 11 е-хезмәткә түләүгә, калган өлеше-хезмәт күрсәтү өчен.
Вячеслав Козлов балаларны мәктәпкә иртә китерү ситуациясен ачыкларга, ата-аналар җыелышы үткәрергә һәм әлеге проблеманы бергәләп хәл итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International