Дәвамлы карау. Нәрсә ул? Кем бу? Кем турында бу?
Нәрсәгә ирешәбез? Һәр мохтаҗга сыйфатлы озак вакытлы карау.
Нәрсә белән шөгыльләнәбез? Мохтаҗларның ихтыяҗларын канәгатьләндерәбез.
Дәвамлы карау - ул тәрбия, реабилитация һәм абилитация, социализация, психологик ярдәм һәм башка төр ярдәмне үз эченә алган чаралар комплексы.
Озак вакытлы карау системасы түбәндәге төп этапларны күздә тота: ачыклау, типлаштыру һәм карау.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бүгенге көндә 50 кеше яши. Аларның барысына да типизация ясалган, Типлаштыру кешенең үз-үзенә хезмәт күрсәтү кытлыгына бәя бирүдән тора.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә озак вакытлы карау системасын кертү максатыннан, социаль эш буенча белгеч медперсонал белән берлектә типизация үткәрә, индивидуаль карау планын төзи, отчетлар ясый. Сиделкалар һәм нянечкалар бу эшне гамәлгә ашыралар, ягъни аз мобильле һәм мобиль булмаган кешеләрне тәрбияләп карыйлар. Тәрбияне дөрес башкару өчен, алар өчен даими рәвештә укулар уздырыла - бу интернатта гамәли дәресләр, «Старость в радость» БФ вебинарлары. Стенд булдырылган, анда тәрбияләү ысуллары күрсәтелгән (юындыру, кырындыру, тырнак кисү, чәч кисү һ.б.).
Шулай ук озак вакытлы карау системасы буенча стенд булдырылган. Стендта яшәүчеләр мәгълүматны нәтиҗәле кабул итсен өчен гади, ачык һәм уңайлы текст кулланылган. Учреждениедә озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру буенча чаралар планы турында мәгълүмат, аз хәрәкәтләнүче кешеләр белән һавага чыгу план – графиклары һәм фоторәсемнәр бар.
Өлкән яшьтәге кешеләрне, инвалидларны озак вакытлы карау программасы әле тормышка ашырыла гына башлады һәм алда әле шактый эшләр тора. Һәм без мөмкинлекләре чикләнгән кешегә максималь югары тормыш сыйфатын гарантияләү, аның мөстәкыйльлеген арттыру һәм моның өчен барлык кирәкле шартлар тудыру, кешелек абруен саклап калу өчен яхшы нәтиҗәгә ирешергә тиеш.