Музейда балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясадылар

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

2020 елның 26нчы октябрендә Зирекле авылындагы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган “Туган авылым кочагында” исемле балалар рәсеме бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә Зирекле лицееның 1-6 сыйныф укучылары һәм “Йолдыз” балалар бакчасына йөрүче балалар катнашты.

Балаларга Зирекледән чыккан рәссамнарның музейда сакланучы картиналарыннан ясалган күргәзмәгә экскурсия ясалды. Җиңүчеләр һәм барлык 23 катнашучы да бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International