Яңа Чишмә районында гражданнар оборонасы буенча масштаблы өйрәнүләр узды

2020 елның 23 октябре, җомга

Яңа Чишмә районында гражданнар оборонасы буенча масштаблы өйрәнүләр узды
Комиссия ике көн дәвамында төрле структураларның һәм хезмәтләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерде, Түбән Кама районыннан кешеләрне эвакуацияләүне һәм аларны Яңа Чишмә районы территориясендә урнаштыруны өйрәнде.
Һәр авыл җирлегендә кабул итү-эвакуация пункты оештырылган иде, анда Түбән Кама районы халкы урнашкан иде.
Район хакимияте бинасында гражданнар оборонасы штабы һем эвакуация комиссиясе эшледе.
Әзерлекне ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус комиссиясе бәяләде. Барлык чаралар ахырында штабның гомуми утырышында хезмәтләрнең эшенә йомгак ясалды. Гомумән алганда, Яңа Чишмә районы гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча уңай бәя алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International