Карантинга ябылу

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Яңа коронавирус йогышын булдырмау максатыннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты 2020 елның 19 октябреннән алып санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы карантинга ябылды. Эш сменасы составында үз эшләрен башкаручы хезмәткәрләр өчен азык кабул итү, ял һәм йокы өчен шартлар тудырылган, шул исәптән билгеләнгән нормалар буенча санитар-көнкүреш бүлмәләре, азык кабул итү бүлмәләре, медицина ярдәме күрсәтү бүлмәләре, эш вакыты арасындагы тәнәфесләрдә ял итү бүлмәләре, шулай ук азык-төлек белән тәэмин итү оештырылган. Беренче сменага 12 хезмәткәр килде, алар интернат-йортта яшәп 14 көн рәттән эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International