Өстәмә белем бирү-кызыклы педагогик идеяләрне тормышка ашырырга, төрле эш формалары һәм методлары кулланырга мөмкинлек бирүче иҗади процесс.

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Бүген без Зирекле авылының «Аҗаган» яшьләр (яшүсмерләр) клубының өстәмә белем бирү педагогы турында сөйләргә телибез. Клубта унҗиденче елын "кул эшләре" түгәрәге - Вәлиева Гөлнур Габдулла кызы үз эшчәнлеген алып бара.
1991 елда Түбән Кама медицина училищесын тәмамлый, кияүдә, өч бала тәрбияли, алар югары белем алалар һәм тормышта үз урыннарын тапканнар.
"Кул эшләре – гамәли сәнгатьнең картая торган төре түгел, ул күп гасырлык тарихы бар һәм бүген дә популяр булып кала бирә. Шуңа да тормышыбызда кулдан эшләнгән эшләнмәләр соңгы урынны алып тормый.- - ди Гөлнур Габдулловна.
Г.Г. Вәлиева шәкертләре әйтүенчә, " ул бик игелекле, ачык һәм аңлы, таләпчәнлек белән үз эченә ала, ул безнең өчен ярдәмчебез, остаз һәм зур иҗат дөньясына озатучы.
"Иҗади берләшмә педагогының төп бурычы-баланың теләк дәрәҗәсен аның осталыгы дәрәҗәсенә кадәр төшермәү, ә аның осталыгын аның теләге дәрәҗәсенә кадәр җиткерү, шулай ук үз – үзеңне билгеләүгә, үзеңне тормышка ашыруга, шәхесне адекват бәяләүгә ярдәм итә торган шартлар тәэмин итү. Мин үз хезмәтемнең нәтиҗәсен күрәм, һәм мин файдалы булуыма шатмын. - - ди Вәлиева Г. Г.
"Кул эшләре" түгәрәгенә йөрүче балалар район, республика һәм хәтта бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар.
Бер генә чара да аның тәрбияләнүчеләренең күргәзмә эшләреннән башка үтми.
Яңа Чишмә районы башлыгы
Яңа Чишмә районы
#МБУМПКАжаган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International