- Мондый сценарий турында фикер алышу алып барылмый, - дип ассызыклады Сергей Кравцов. - Сүз имтихан вакытын күчерү турында бармый, андый ихтыяҗ юк. Хәзер без мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт белән бергә БДИ һәм ГДИ тапшыру өчен методик ярдәм күрсәтү өстендә эшлибез.
Министр сүзләренә караганда, ведомстволар хәзер, барлык укучылар үз белемнәрен тикшерә алсын өчен, 6-11 сыйныфлар өчен уку предметлары буенча материаллар белән интернетта мәйданчыклар булдыралар .
- Материаллардан куллану өчен укучыларга, ата - аналарга, педагогларга мөмкинлек булачак, - дип сөйләде Сергей Кравцов. – Бу нинди дә булса проблемалы урыннар барлыгын аңлау һәм аларны вакытында бетерү өчен өчен кирәк булачак.
("Российская газета» материаллары буенча)