Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе боерыгы нигезендә һәм юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатларында 2020 елның 21 октябрендә 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне узачак.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны бердәм «Ачык ишекләр " көнендә кабул итү Чистай территориаль бүлегенең 5-51-50, 5-50-05 телефоннары аша алдан язылып булачак.
   Әлеге чара Роспотребнадзорның Чистай территориаль бүлегендә түбәндәге адрес буенча узачак: Чистай шәһәре , Фрунзе ур., 24 йорт.
Шуңа бәйле рәвештә юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне халыкның санитар - эпидемиологик иминлеге һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Сезне кызыксындырган мәсьәләләр буенча Роспотребнадзор территориаль бүлегенә консультация бирергә чакырабыз .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International