Яңа Чишмәдә Яңа Чишмә муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды.

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Яңа Чишмәдә Яңа Чишмә муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды.
Утырыш барышында рәис сайланды, ул-Садыйков Илфат, ул безнең районны ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентында тәкъдим итә һәм парламент Советы формалаштыра.
Утырышта шулай ук 3 комиссия төзелде: патриотик тәрбия һәм яшьләр сәясәте комиссиясе, мәдәният, спорт һәм мәгариф комиссиясе, авыл яшьләре белән эшләү комиссиясе.
18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр актив тормыш позициясе булган уналты яшь парламентарий үзләренең өлкән иптәшләре белән бергә социаль проектларны тормышка ашыруда, яшьләр өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә катнашачак һәм яңа закон актларын эшләүдә үз тәкъдимнәрен кертәчәк.
- Сез конкурс сайлап алуын уздыгыз, сезнең һәрберегез үз программасын һәм безнең районда яшьләр сәясәте үсешен күзаллавыгызны тәкъдим итте. Яшьләр парламентының төп максаты-яшьләрнең хокукый культурасын күтәрү һәм яшьләрне җәмгыятьнең социаль һәм сәяси тормышына җәлеп итү өчен шартлар тудыру. Сезгә бу эшчәнлегегездә Яңа Чишмә районы файдасына уңышлар телим, - дип сәламләде җыелучыларны Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International