ТАССРның 100 еллыгы Журналистлар күзлегеннән

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгы сайтында Республика юбилеена багышланган журналистик материаллар конкурсы ачылды. Бер ММЧдан бер эш кабул ителә. Җиңүче ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. 2020 ел Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителгәннән бирле массакүләм мәгълүмат чараларында республика тарихында зур роль уйнаган тантаналы чараларга, әһәмиятле вакыйгаларга һәм кешеләргә багышланган бик күп материаллар басылып чыкты. Без журналистларга конкурс битендә үзләренең иң яхшы материалларын урнаштырырга, ә сайтка килүчеләргә бу кызыклы тарихлар белән танышырга һәм иң ошаганнары өчен тавыш бирергә тәкъдим итәбез. Конкурс нәтиҗәләре 2020 елның 25 декабрендә билгеле булачак.
Тулырак мәгълүмат: http://100tatarstan.ru/contest/100-letie-tassr-glazami-zhurnalistov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International