Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте булган Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча РПФ Идарәсенә 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен 10109 гаилә, 3 яшькә кадәрге балалар өчен 5000 сум күләмендә айлык түләү алу өчен Чистай һәм Яңа Чишмә районнарының 1370 гаиләсе мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез, Яңа Чишмә районы буенча әлеге түләүләргә 3 яшькә кадәрге 392 бала һәм 3тән 16 яшькә кадәрге 2254 бала дәгъва иткән иде.
3 яшькә кадәрге балаларга барлыгы 15,21 млн.сум һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга 292,64 млн. сум акча түләнгән. Бу ике район буенча Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча суммалар.
Мөрәҗәгать иткән гражданнар исемлеге үзәкләштерелгән рәвештә Россия Пенсия фонды дәрәҗәсендә формалаштырылды. Клиентлар хезмәте белгечләре (бүлек хокукында) әлеге исемлекләр оператив рәвештә эшкәртелде, бу эштә авыл советлары зур ярдәм күрсәтте.