Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда һәрвакыт өлкән яшьтәге кешеләргә һәркем хөрмәт белән карарга тиеш, тик кайчагында өлкән буынны игътибар һәм кайгыртучанлык белән әйләндереп алу өчен аерым сәбәп туа. 1-10 октябрьдә уза торган Өлкәннәр декадасы нәкъ менә шундый сәбәп булды да инде. Декаданың төп максаты-өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга өстәмә ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү.
Быел, коронавирус инфекциясе кабыну һәм эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, аның таралуын кисәтү, сәламәтлекне саклау максатыннан, картлар йортына иҗади коллективлар килү һәм территориядән читкә чыгу чикләнгән. Шуңа күрә интернат-йорт белгечләре үзләре җырлы-биюле, әби-бабайлар өчен мәзәк сценкалары белән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Чын күңелдән котладылар һәм һәр көнне шатлыклы елмаю белән каршылауларын һәм иң мөһиме – сәламәт булуларын теләделәр.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Яңа Чишмә интернатында «Көзге тема» дигән арт-терапия буенча дәресләр узды, «туган як» акциясе кысаларында интернатта яшәүче өлкәннәрнең туганнары, башкарма комитет башлыклары, авылдашлары котлап киттеләр. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучыларның һәрберсенә бүләккә дәвамлы карау системасы буенча тәкъдим ителгән махсус шәхси капчыклар тегеп китерделәр.
Әби - бабайлар, интернат-йорт хезмәткәрләре битараф булмаган һәркемгә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәләр.