"Мин- укучы" мобиль кушымтасы турында

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның кушуы буенча 2020 елның 1 октябреннән  Татарстан Республикасы гомуми белем оешмалары укучылары  өчен  «Мин – укучы»  мобиль кушымта эшли башлады, бу кушымта укучыларга белем бирү процессында һәм мәктәптән тыш эшчәнлектә, шулай ук укуда һәм үз-үзеңне үстерүдә уңышларга ирешү өчен  ярдәмче булыр дип күзаллана.

Кушымта ярдәмендә укучы электрон көндәлекне куллана, мәктәп һәм сыйныф игъланнары белән таныша, махсус активлык программаларында катнаша, шулай ук белем бирү, мәдәни һәм спорт вакыйгалары турында мөһим мәгълүматлар ала алачак.

Алга таба кушымтаның функционалын киңәйтү планлаштырыла.

Хәзерге вакытта кушымта AppStore һәм Google Play кушымталар кибетләрендә күчереп  алу һәм куллану өчен ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International