Мәктәп волейбол лигасының зона этабы

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

2020 елның 3 октябрендә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә егетләр һәм кызлар арасында «мәктәп волейбол лигасы» зона ярышлары узды.

Ярышларда Татарстан Республикасының Әлки, Аксубай, Спас, Алексеевск, Балык Бистәсе, Чистай, Түбән Кама, Яңа Чишмә һәм Лаеш районнары командалары катнашты.

Яңа Чишмә районы данын Ленин урта мәктәбе командасы яклады»

Барлык уеннар да киеренке булды, һәркем җиңәргә теләде. Барлык очрашулар нәтиҗәләре буенча да Ленин урта мәктәбе командасы мактаулы 3 урынны яулады. Ленин урта мәктәбе укучыларын бу призлы урын белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International