3 октябрь көнне Казан шәһәрендә спортның 5 төре буенча пенсионерлар арасында X «Өченче яшь» республика спартакиадасы булып узды. Яңа Чишмә районы командасы ярышларда катнашты. Дартс буенча ярышларда 1 нче урынны алган Ильин Валерий Егоровичны да билгеләп үтәсе килә. Гомумкоманда зачетында Яңа Чишмә районы 23 урынның 18ен алды.