Китапханәләр. Алга китеш»

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Гаризалар 2020 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә. Әлеге конкурста Россиянең Үзәк һәм муниципаль китапханәләре хезмәткәрләре катнаша ала. Конкурс китапханәләр брендын алга этәрү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклауга һәм популярлаштыруга, китапханәләрнең мөмкинлекләре, башка мәдәни институтларның өстенлекләре турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат җиткерүгә, шулай ук китапханәләрнең хәзерге җәмгыятьтәге эшчәнлеге турында мәгълүмат алу мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:: -китапханә-бренд; - китапханәнең иң яхшы матбугат хезмәте; - иң яхшы пиар-проект: китапханә чарасын алга этәрү, акцияләр; - китапханәнең социаль челтәрләрдә алга китеше; Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү ХІ Санкт-Петербург халыкара мәдәни форум кысаларында мәдәният буенча Координацион Советта узачак. Конкурс турында мәгълүмат рф китапханәсе сайтында урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International